Актанышта - авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Бүген, 5 ноябрь конне Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Ярминкәгә Актыныш районыннан, һәм башка районнардан килгэн барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район районнын башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштылар.

Ярминкә матур гөрләде, мәйданында ук җыр – моңнарын сузды , халык исә, бәйрәм төсен алган бу чарадан бик тә канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International