Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары" дигән темага районара семинар булып узды. Семинарда безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Салахов Р.Җ, Миназова Р.Җ катнаштылар. Семинар барышында 6 сыйныфта ФГОС таләпләре, 7 нче сыйныфта исә язма эшкә әзерлек уңаеннан сөйләм теле үстерү буенча ачык дәресләр каралды, мастер-класслар күрсәтелде.