Без бердәм!

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе
 1 ноябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Халыкара бердәмлек көненә багышланган мәдәни чара үткәрелде. Китапханәче иң элек әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырды.Электрон презентация тәкъдим ителде.  Чара барышында туган якка багышланган "Башваткыч" уены да оештырылды. Иң актив катнашучылар ачыкланып аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. "Туган ягым" дигән күргәзмәлеккә күзәтү ясалды, якташларыбыз иҗатыннан өзекләр укылды. Чарага килүчеләр күтәренке кәеф белән, үзләренә укырга китаплар алып таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International