1 ноябрь конне “Әнәк” агрофирмасында семинар-киңәшмә булып-узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар.