Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Көтеп алынган уку елының беренче чиреге тәмам.Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелеп, укучылар каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!
27 октябрь көнне республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр.
2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты – Татарстанда беренче карлыгач ул.
Бу уку йорты башкаларга охшамаган. Анда, дәрес-тәнәфесләргә курай чакыра. Балалар дәресләрдә роботлар ясый, анда һәр кыз бала түбәтәй һәм калфак чигә... Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу.
28 нче октябрь Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде.
28 октябрь көнне Актаныш дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Районга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинны һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде.
28 октябрь көнне, барлык илләрдә дә Бөтендөнья мультфильмнар көне билгеләп үтелә. Без - Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, шушы көн уңаеннан , “Тылсым” мәктәп – балалар бакчасында 1 сыйныф укучылары өчен “Мультфильмнар дөньясы” дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдык.
Россия Федерациясенең Федераль Советы киңәшмәсе мөрәҗәгате һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның 13.10.2016 елгы 548668-ИХ номерлы йөкләмәсен үтәү максатыннан 27 нче октябрьдан 30 нчы октябрьга кадәр Интернет челтәрендә куркынычсызлык бердәм дәресләре үткәрелә. Шушы тема өстендә безнең мәктәптә дә “Интернет һәм куркынычсызлык” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Болардан тыш һәр класста әлеге теманы яктырткан класс сәгатьләре үтте. Дәресләр мастер-класс, ачык дәрес, анкеталар алу, түгәрәк өстәл рәвешендә алып барылды. Дәресләрне информатика укытучысы белән берлектә класс җитәкчеләре алып барды.