ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

28 октябрь көнне Уразай авыл китапханәсендә "Китап дөньясында" дигән чара үткәрелде.Китапханәдә балалар бакчасы нәниләре кунак булып килде. Китапханәче аларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды.Кызыклы әкиятләр, шигырьләр укыды. Балалар төрле китаплар белән таныштылар.

Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Һәм көзнең бер матур кичендә  ел саен без мәктәбебездә “ Көзге бал” бәйрәменә җыелабыз. Аның быелгысы бүгенгә, ягъни 27 нче октябрьга туры килде. Мәктәпнең коридорын көзнең муллыгын бәян итеп яшелчәләр һәм төрле табигый материаллар кулланып ясалган күргәзмә, көзге букетлар бизәде. Актлар залында үткәрелгән бәйрәм кичәсен оркестрлар чыгышы ачып җибәрде. Бәйрәм дәвамында һәр класс укучылары үзләрен Көз кызы - "Сөмбелә", "Көзге мода", концерт номерлары кебек бәйгеләрдә сынадылар. Жюри членнары тарафыннан 7 нче класс укучыларының көз кызы - "Сөмбелә", 5 нче, 8 нче классларның "Көзге мода", 6 нчы, 7 нче, 9 нчы классларның концерт номерлары югары бәяләнде.

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә 26 сентябрьдән үзгәрешләр кертелде.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буген, 27 декабрь көнне “Ташкын” ҖЧҖ хуҗалык базасында авыл хужалыгы сорауларына багышланган семинар-киңәшмә булып узды.

27 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында, район китапханәчеләре, Актанышның 1 нче һәм 2 нче урта мәктәбенең 10, 11 А класс укучылары өчен, якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баланнарда бал тәме” китабы буенча китап премьерасы үткәрде.

  26 нчы октябрь көнне  Пучы урта төп гомуми белем бирү мәктәбе  5-11 класс укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмне 10 класс укучылары алып барды.Бәйрәмнең I нче конкурсы Сөмбеләләр арасында булды.Һәр класс “Көзге мода”, “Тәмле “,”Көзге композиция”,Көз-рәссам”,”Музыкаль каймак”дип аталган конкурсларда бик теләп катнаштылар.Бәйрәм зур әзерлек белән оешкан төстә үтте.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

26 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында " Алишның тылсымлы әкиятләре " дип аталган әдәби кичә үтте.

“Татавтодор” оешмасы районыбызның күп  авылларын асфальтлы итеп, халыкның  үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан арындыра бара.  Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарыргпа мөмкинлек бирә. 

Татарстанда йөзьяшәрләр арта! (рейтинг)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International