“Баланнарда бал тәме” китабы буенча китап премьерасы.

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында, район китапханәчеләре, Актанышның 1 нче һәм 2 нче урта мәктәбенең 10, 11 А класс укучылары өчен, якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баланнарда бал тәме” китабы буенча китап премьерасы үткәрде.

Чарада Айгөл Әхмәтгалиеваның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация, “Мин гашыйк булдым”, “Баланнарда бал тәме” китабы буенча буктрейлер күрсәтелде, әдәби викторина үткәрелде. Кичәдә язучының әти- әнисе Габдулла абый, Гөлзәлифә апа катнашты. Шулай ук “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсеннән Й. Хузин, А. Авзалова, Э. Разова катнашты, үзләренең теләкләрен җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар. Үз чиратында Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты турында тулырак мәгълүматлар бирде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Җырчыларыбыз А. Нурлыева, А. Арсланова, И. Мухтазировның җырлары кичәгә ямь өстәде. Кичә ахырында китапханә директоры Л. Җ. Шамсунова язучыга изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләрне тапшырды.

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International