Татарстанда йөзьяшәрләр арта! (рейтинг)

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Татарстанда бүгенге көндә 100 яшен тутырган 182 кеше яши. Ир-атлар арасында иң өлкәне – Яшел Үзән районыннан Игорь Протопопов, аңа 107 яшь. 106 яшен тутырган иң өлкән хатын-кыз Казанның Яңа Савин районында гомер кичерә.

 

Соңгы елларда республикада йөзьяшәрләрнең саны арта бара, мәсәлән, 2014 елда алар – 152, ә 2015 елда – 174 иде.


Казан – 53 кеше, иң өлкәне 106 яшьлек хатын-кыз
Чаллы һәм Тукай районы – 21, иң өлкәне 105 яшьлек хатын-кыз
Яшел Үзән районы – 11, иң өлкәне 107 яшьлек ир-ат
Түбән Кама районы – 8, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Әлмәт районы – 7, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Арча районы – 7, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Буа районы – 7, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Мөслим районы – 5, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Биектау районы – 4, иң өлкәне 105 яшьлек хатын-кыз
Чүпрәле районы – 4, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Зәй районы – 4, иң өлкәне 101 яшьлек ир-ат
Лениногорск районы – 4, иң өлкәне 101 яшьлек хатын-кыз
Мамадыш районы – 4, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Нурлат районы – 4, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Спас районы – 4, иң өлкәне 104 яшьлек хатын-кыз
Әгерҗе районы – 3, иң өлкәне 104 яшьлек хатын-кыз
Азнакай районы – 3, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Апас районы – 3, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Тәтеш районы – 3, иң өлкәне 104 яшьлек хатын-кыз
Актаныш районы – 2, иң өлкәне 102 яшьлек хатын-кыз
Кукмара районы – 2, иң өлкәне 100 яшьлек хатын-кыз
Питрәч районы – 2, иң өлкәне 101 яшьлек хатын-кыз
Чистай районы – 2, иң өлкәне 103 яшьлек хатын-кыз
Аксубай, Алексеевск, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Сарман, Теләче районнарында – 1


Социаль хезмәткәрләр белдергәнчә, бер гасыр чиген үткән кешеләр ялгыз картлар түгел, ә зур гаиләдә, якыннарының тәрбиясендә яши. Бер түбә астында берничә буын тату гомер итә.


Эльмира ЗАРИПОВА, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:


- Безнең күзәтүләр, тикшеренүләр күрсәткәнчә, республикада йөзьяшәрләр гомере буе тырышып эшләгән, гаилә корып, балалар үстереп, бүген оныклар, оныкчыклар сөеп, тормышлары белән аларга үрнәк булып, якыннарының тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әлбәттә, аларның язмышы җиңел булмаган, авыр сугыш елларын кичәргә туры килгән. Шулай да бөтен кыенлыкларны җиңеп чыкканнар. Бүген аларга гаиләләре - зур терәк, якыннарының җылысын тою әби-бабайларга яшәү көче бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International