26 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында " Алишның тылсымлы әкиятләре " дип аталган әдәби кичә үтте. Балаларга Алишның нинди әкиятләрен беләсез дигән сорау бирелде, алар бертавыштан җавап бирделәр:“Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Нечкәбил”, “Чукмар белән Тукмар”. " Геройлар кайсы экияттән ?" дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Азактан үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар.
