Буген, 27 декабрь көнне “Ташкын” ҖЧҖ хуҗалык базасында авыл хужалыгы сорауларына багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәнең пленар өлеше Мәдәният йортында узды.
Соңгы елларда хуҗалыкның тотрыклы үсешенә нигез булган сәбәпләргә ачыклык кертелде, әле күп хуҗалыкларда проблема булып кала биргән сорауларга җаваплар эзләнде. Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләру эшләренә анализ ясалды һәм бурычлар билгеләнде.