28 октябрь көнне, барлык илләрдә дә Бөтендөнья мультфильмнар көне билгеләп үтелә. Без - Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, шушы көн уңаеннан , “Тылсым” мәктәп – балалар бакчасында 1 сыйныф укучылары өчен “Мультфильмнар дөньясы” дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдык. Иң беренче итеп балаларны мультфильмнарның кайчан барлыкка килүе, ничек төшерелүе, мультфильм геройларының нинди актер тавышы белән сөйләшүләре белән таныштырдык. Мультфильмнарның нинди китаплар буенча төшерелүе турында сөйләп, шул китапларга күзәтү уздырдык. Төп геройлары турында сораулар бирдек. Һәрбер бала үзенең яраткан мульфильм герое турында сөйләде. Беренче сыйныф укучылары гына булуларына карамастан, балалар бик активлар һәм акыллылар иде. Тема буенча бирелгән һәр сорауга алар бик җитез генә җавапларын да табып тордылар. Бу көнне беренче сыйныф укучылары һәрберсе китапханәгә укучы итеп язылды һәм уку өчен китап алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)