2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты – Татарстанда беренче карлыгач ул.
29 нчы октябрь конне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат үзенең тәүге юбилеен – 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.