Россия Федерациясенең Федераль Советы киңәшмәсе мөрәҗәгате һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның 13.10.2016 елгы 548668-ИХ номерлы йөкләмәсен үтәү максатыннан 27 нче октябрьдан 30 нчы октябрьга кадәр Интернет челтәрендә куркынычсызлык бердәм дәресләре үткәрелә. Шушы тема өстендә безнең мәктәптә дә “Интернет һәм куркынычсызлык” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Болардан тыш һәр класста әлеге теманы яктырткан класс сәгатьләре үтте. Дәресләр мастер-класс, ачык дәрес, анкеталар алу, түгәрәк өстәл рәвешендә алып барылды. Дәресләрне информатика укытучысы белән берлектә класс җитәкчеләре алып барды.