Уку елының I чирегенә йомгак ясар вакыт та җитте. 28 нче октябрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. "Тәрбиядә ата йогынтысы" темасына сөйләшү алып барылды. Шушы темага математика укытучы Смирнова А.Г. чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары Ли Л.Р. балаларның уңышлары белән таныштырып чыкты. Соңыннан ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Гомуми җыелыштан соң һәр сыйныф җитәкчесе белән классларда сөйләшүләр булды.