Актанышта Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан чаралар узды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.

Сәяси репрессия корбаннарын бары тик 1954 елда гына реабилитацияләү башлана. Әмма бу эш 1960 елда туктатыла һәм кабаттан 1980 еллар азагында гына яңартыла. Ниһаять, тарихи дөреслекне торгызырга һәм кешеләргә якты исемнәрен кире кайтарырга мөмкин була.

Совет Россиясендә сәяси сәбәпләр буенча массакүләм репрессияләрдә зыян күргән кешеләрнең төгәл саны әле дә төгәл түгел. “Зур террор” елларында (1937-1938 еллар) 1,7 миллионнан күбрәк кешенең кулга алынуы гына билгеле. Репрессияләр илнең югары җитәкчеләреннән алып, сәясәттән бик ерак торучы крестьяннар һәм эшчеләргә кадәр, бөтен төбәкләргә һәм җәмгыятьнең барлык катлауларына кагыла. 1991 нче елда “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында” закон кабул ителә. Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, ул гамәлдә булган чорда 900 меңнән артык кешенең гомерен челпәрәмә китергән 600 меңнән күбрәк җинаять эше яңадан каралган.

Бу көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла. Актаныш районы да читтә калмады, истәлекле дата уңаеннан чаралар узды.

Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген 31 нче октябрь конне районның “Игелек үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте. Район башкарма комитеты башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, Актаныш үзәк хастаханәсе, Пенсия идарәсеннән килгән вәкилләр өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр, яңалыклар белән таныштырдылар. Чара матур чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International