Бездә кунакта Чалманарат мәктәбе укучылары.

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне, Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре  китапханәдә Чалманарат мәктәбе укучыларын кабул итте.  Балаларны китапханә белән таныштырдык.  Шулай ук, китапханәдә  ел әйләнәсендә уздырылган масса чаралары турында сөйләдек. Актаныш үзәк балалар китапханәсенә багышланган видеоролик күрсәттек. Очрашу азагында,  әкиятләргә багышланган  уен оештырдык, электрон презентация күрсәттек. Балалар әкият геройларына багышланган “Минем дусларым” конкурсында, “Авторны ата”, “Бу тылсымчы кайсы әкияттән”, “Минем йортым” һәм башка исемдәге әдәби уеннарда  катнаштылар. Барлык сорауларга да балалар бик җиңел җавап бирделәр, бик күп әкиятләрне искә төшерделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International