Туган як музее яңалыклары

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп, килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә узды.

Рим аганың тормыш юлын һәм эшчэнлеген яктырткан әлеге чарада катнашучы кунаклар арасында Рим Мостафин белән бергә эшләгән хезмәттәшләре – Георгий Сергеев, Роза Сергеева, Әнүдә Галиәхмәтова, Фәйрүзә Марданова, Дания Сәрвәрова, Вәзилә Чинаева, Римма Улемаева, Голназ Шиһабетдинова, Глүзә Әхтәмова, Флүдә Гыймадиева, Луиза Исламова, беренче санлы Актаныш урта мәктәбе директоры – Рәйлә Фатхулла кызы Гыйззәтуллина, укучылары, тормыш иптәше – Зәйтүнә апа, балалары – Раил һәм Илдар, туганнары һәм башкалар бар иде. Кичә Рим Мостафинның тошергән видеоязмаларын карау, саксофонда уйнау, җылы истәлекләр һәм матур җырлар белән үрелеп барды. Чара барышында Рим Мостафинның балалары музей фондына әтиләренең саксофонын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International