28 октябрь көнне Актаныш районы делегациясе иҗади эш сәфәре белән Ижау шәһәрендә булып кайтты.Шагыйрә Ә.Ситдикованың Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка багышланган поэмасын тәкъдир итүгә багышланган кичә "Халыклар дуслыгы йортында" үтте.Герой сугышка кадәр бу шәһәрдә эшләгән һәм яшәгән.Очрашуда шагыйрә үзе, "Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре, "Ак калфак" җәмгыяте вәкилләре, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова, ветеран мәдәният хезсәткәре Л.Гомәрова катнашты.