ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләренә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, "Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасы буенча 2018 елның 18 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында "Кайнар линия”  оештырылачак, телефоннар -  8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

24-26 октябрьдә Казан өченче тапкыр бөтен Рәсәйдән ресторан һәм кунакханә тармакларының белгечләрен үзенә тартып тору үзәге булачак. "Казан Ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен «HORECA by Kazan 2018" III Халыкара һөнәри күргәзмә узачак. Hospitality&Gastro EXPO.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнегали Галиевка бүген  95 яшь тулды! Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев, Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов котлады.

12 октябрь көнне, М. Ю. Лермонтовның туган көне алдыннан (15 октябрь), Актаныш үзәк балалар китапханәсе Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе игълан иткән “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре”  акциясенә кушылып,  Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары катнашында (сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Мирзашәрипова) “Лермонтовның фетнәче җилкәне” (Мятежный парус М.Ю. Лермонтова) дигән исемдә әдәби сәгать уздырды.

12 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортының кече залында язучы, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздырды. Очрашуда язучының яңа гына табадан төшкән “Хәния” китабы тәкъдир ителде. Чарада язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация, “Хәния” китабы буенча эшләнгән видеоролик, “Ак кәгазьдә күңел нуры” китап күргәзмәсенә видеоролик тәкъдим ителде. 

10 октябрь көнне Актаныш районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында «Урын өстендә ятучыларны тернәкләндерү һәм карау» буенча беренче уку үткәрелде.

10 октябрь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында “Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү” исеме астында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров һәм белгечләр катнашында клуб учреждениесе хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды.

Россия мәгариф министрлыгы  хәбәр иткәнчә,  НТВ телекомпаниясе   ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар (алга таба-балалар   7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар) өчен «Син супер!»дигән бәйге игълан итте. 

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 391 һәм 407 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International