“Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре”

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

12 октябрь көнне, М. Ю. Лермонтовның туган көне алдыннан (15 октябрь), Актаныш үзәк балалар китапханәсе Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе игълан иткән “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре”  акциясенә кушылып,  Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары катнашында (сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Мирзашәрипова) “Лермонтовның фетнәче җилкәне” (Мятежный парус М.Ю. Лермонтова) дигән исемдә әдәби сәгать уздырды.

Китапханәченең чыгышы электрон презентация белән тулыланып барылды. Балалар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Үзләре дә Лермонтов турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Хәсәнова Ләйсән шагыйрьнең “Молитва”, Әмирханов Илнур “Бородино”, Гафурова Эльвина “Утес”, Мөхәмәтдинова Айсылу “Белеет парус одинокий...” шигырьләрен яттан сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International