Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 391 һәм 407 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Федераль закон проекты Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кертелгән һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган пенсия яшендәге чикләрендә (хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 ел) милек салымнары буенча ташламаларны саклауга юнәлдерелгән РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Бик дөрес һәм мөһим карар. Пенсия алучылар үз торакларына салымнан азат ителәчәк, бу гаиләләргә шактый җитди акча экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ташлама шулай ук 6 сутый күләмендә җир кишәрлекләре өчен дә сакланып калачак». Закон проекты физик затларга өстәмә социаль гарантияләрне тәэмин итү өчен «пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты белән бәйле рәвештә гражданнарның төрле категорияләре өчен, шул исәптән социаль пенсия билгеләнгән яисә вакытыннан алда пенсиягә чыккан очракта да, пенсия яшен этаплап арттыру белән эшләнде. Үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.