12 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортының кече залында язучы, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздырды. Очрашуда язучының яңа гына табадан төшкән “Хәния” китабы тәкъдир ителде. Чарада язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация, “Хәния” китабы буенча эшләнгән видеоролик, “Ак кәгазьдә күңел нуры” китап күргәзмәсенә видеоролик тәкъдим ителде. Автор үзенең иҗатына, китапны язу тарихына тукталды, чарада катнашучыларның биргән сорауларына җаваплар бирде.
Очрашуда язучының әти-әнисе Габдулла абый һәм Гөлзәлифә апа, сеңлесе, сабакташлары, авылдашлары, “Агыйдел” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы А.Авзалова, музыка мәктәбе директоры, шагыйрь М.Мирза, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Р.Х.Рәкыйпова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.Талипова, С. Исламова матур җырлары белән чарага ямь өстәде.
Китапханә директоры Л.Шәмсунова язучы якташыбызга рәхмәт хисләрен җиткерде, истәлек бүләге тапшырды. Җылы, эчкерсез, җанлы сөйләшү белән барган бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.