Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнегали Галиевка 95 яшь!

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Түке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнегали Галиевка бүген  95 яшь тулды! Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев, Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов котлады.

Миңнегали Сираҗи улына Илфак Шамил улы Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген тапшырды, ихлас рәхмәтен белдереп, ветеранга сәламәтлек, тигез картлык, балалар, оныклар игелегендә имин тормыш теләде.

************************************************

Миңнегали Галиев: “Кулымны кистермим, чересә, үземдә чересен,”- дидем

Миңнегали абый сөйләгәннәрдән яу кырындагы вакыйгалар күз алдына килә. Яшәү белән үлем арасындагы хәл иткеч мизгелләрдә үзенең тәвәккәллеге, зирәклеге һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән исән кала ветеран. Ул сөйләгән истәлекләр без кинолардан карап, китаплардан укып күз аллаган сугыш белән бик туры килеп тә бетми. Сугышның башыннан ахырынача көрәшкән яугирнең кичерешләре, истәлекләре үзгә.

1942 елның 17 мартында сугышка киткәндә  Миңнегалигә 17 яшь тулып биш ай гына узган була. Әгерҗе станциясендә товар вагоннарына төяп, аларны  Сталинск(Новокузнецк) шәһәренә, полк мәктәбенә озаталар. Хәзерлек курслары үткәч, Калинин фронтына киткәнче  тактик дәресләрдә тәҗрибә туплыйлар.

-Генерал килеп, безнең белемнәрне тикшергәч, безне көнбатышка җибәрергә, диде. Юлда бик авыр булды. Ашарга, эчәргә булмагач,  станциядә кием-салымнарны икмәккә алыштык. Коры сөяккә калдык. Соңыннан гына белдек, безгә дигән ике вагон ашамлыкларны биреп кенә тормаганнар икән! Хәзер дә шул сорауга җавап таба алмыйм... Мәскәүгә җитәрәк, поезд төнлә генә бара башлады. Бомбага тоталар, көндез туктап торабыз. Ахырда, башка чара калмагач, җәяүләп атлый  башладык. Дүрт көн дигәндә фронтның алгы сызына килеп җиттек. Мине миномет ротасына билгеләделәр, - дип, дәһшәтле елларны искә алып, хәтер йомгагын сүтте Миңнегали абый.

Холм шәһәре янында 73 нче укчы полкта оборона сугышлары алып бара алар. Алларында мук каплаган сазлык булганлыктан, дошман аларга һөҗүм итә алмый. 1942 елның 19 ноябрендә, җиргә туң төшкәч, безнекеләр үзләре таң алдыннан һөҗүмгә баралар. Ләкин, аларны күреп ут ачалар – миномет “яңгыры” астында ачык кырда  калалар. Миңнегали абый чокырлы урын табып урнашып, дошманга ут ача. Авылга җитәргә 50 метрлап кына калган була. Кызулык белән үзенең яраланганын да сизми, аткан көенә аңын югалтып егыла – сул кулбашын пуля тишеп чыккан була. Кыр госпиталендә землянкада гына аңына килә, үзен операциягә әзерләгәннәрен аңлый. Кулы хәрәкәтләнми, өстәвенә шешеп, зәңгәрләнеп тә чыккан. Табиб кулын кисәргә җыена икән. Кыюлык күрсәтеп, Миңнегали шунда:”Кулымны кистермим, чери икән, үземдә чересен,” – ди катгый итеп. Киңәшләшкәч, ярасын чистартып, үтәли тишеккә тыгызлап марля тутырып куялар. Ике ай дигәндә яра төзәлә, кулы гына хәрәктләнми.

-Кабат фронтка җибәрү өчен комиссия үтәргә егермеләп кешене профессорга җибәрделәр. Март ае иде, профессор учка боз белән кадады да, сизәме, дип сорады. Мин баш кактым. Годен, диде ул.

Кабат ут эченә кердем. Өч көн дәвамында 920 нче укчы полкында пулемет станогы артында алгы сызыкта сугыштым. Бер заман иптәшләремнән берүзем калдым. Карыйм - пехота килә, алар да ачыклыкта ут астында калдылар бит. Сафлары сирәгәеп бара. Каршы як киңлекне күзәтәм. Тигезлек. Бер печән кибәне генә күренә. Тукта, шунда яшеренгән булырга тиеш болар дидем дә ут ачтым. Дошман уты туктады. Пехота алга ыргылды. 8 чакрым ераклыкта гына Брянск шәһәре. Авылга кергәндә  тагын яраландым.  Маңгай сөяген ярып, күз эченә мина ярчыгы керде. Тагын бик озак дәваландым, - ди ветеран. Егерме яше дә тулып өлгермәгән егетне госпитальдән “хәрби хезмәткә яраксыз” дигән документ белән чыгаралар. Миңнегали абый үз теләге белән авиациа частенә китә – аэродромда очкычлар саклый. Уйламаганда кисәктән күзләре күрми башлый – тагын дәвалана.

Дәваланганнан соң, үз теләге белән, запас полкка китә ул. Невский орденлы 26 нчы тимер юл бригадасының элемтә батальонына билгелиләр үзен. 1944 елның июнь аеннан III Белоруссия фронтының алгы сызыгында элемтәче була ул. Кенигсберг шәһәрен штурмлауда катнаша, Җиңү көнен дә шунда каршылый.

Алгы сызыкта сугышып, батырлыклар күрсәтеп, ут-су аша исән чыгу өчен нинди булырга кирәк?  Батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Жуков” медальләренә лаек булган Түке авылының балта остасы Сираҗетдинның улы Миңнегали Галиевнең җавабы нинди соң?

-Сабыр булдым, уйлап эш иттем, бер вакытта да алдан кычкырмадым, - диде ул. – Иптәшләремне кайгырттым. Юлда барганда бер капчык сохарием бар иде, уртаклаштым, бирешмик, үләргә бармыйбыз, җиңәргә барабыз, дидем. Татарларны, якташларны эзләдем, бергә булыйк, дидем. Яу кырында авылдашым – Түкенең Нәкыя апа туганы Шөгаеп дигән кешене очраттым. Бик күп авырлыклар күргән иде: ”Мин карт инде, үзеннән калдырма”, - диде. Аркасы кычытып җәфалана, бахыр. Катык белән кычытканны уып ышкысаң, хәл була иде ди. Польшаның бер авылына катык эзләп киттем, нәрсә икәнен дә белмиләр, аптырагач, кислое молоко, дип сорап алдым. Авылдашымның теләген үтәдем, аркасы хәлләнде. Өч көн дәвамында ашамый-эчмим сугышырга да туры килде. Приказ бирелгән, урынны калдырып китмәдем. Командир үзе эзләп тапты. Ул да мин генә исән калганбыз. Аңа миңа караганда да авыррактыр, дип зарланмадым, хәленә кердем. Берсе дә онытылмыйлар.

Сугыштан соң, “Татарстан” күмәк хуҗалыгында эшли Миңнегали абый. Ике ел авыл Советында, 4 ел участок агенты була, 16 ел хуҗалыкта амбар мөдире, 2 ел бригадир хезмәтен башкара.

Хатыны Мәлүфә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтендә яшиләр. Нәсел җепләрен барлап, гаилә шәҗәрәсе дә төзеп куйган Миңнегали абый. Лаеклы ялга чыккач, авылда 12 ел имам-хатыйп та булып эшли әле ул.

-Бүген инде безгә бер нәрсә дә, бер бүләк тә кирәкми, игътибар гына кирәк һәм сәламәтлек, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International