Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, карашлары, зәвыклары ул. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары була. Халкыбыз милли традицияләргә гаҗәеп бай. Тормыш үзгәрә, йолалар дөньясы да заманга яраклаша. Милли сыйфатларны саклау– һәр буынның бурычы. Шул исәптән, 10 октябрь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында “Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү” исеме астында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров һәм белгечләр катнашында клуб учреждениесе хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара барышында мари милли киемнәре, тактага яндырып сурәт төшерү буенча мастер-класс, “Исем кушу”, “Асылъяр” фольклор ансамбле башкаруында “Кичке уен” гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтелде, Татар Суыксу, Мари Суыксу һәм Яңа Кормаш авыллары тарихына, күренекле кешеләренә багышланган “Уян, халкым!” дип аталган китап күргәзмәсе һәм күзәтү оештырылды.

 

Билгеле булганча, халыкның гореф – гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә аның үткәнен бүгенге көн белән бәйли, буыннар чылбырын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International