Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, "Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасы буенча 2018 елның 18 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында "Кайнар линия” оештырылачак, телефоннар - 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Кайнар линия телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә.