НТВ телекомпаниясе ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Син супер!» дигән бәйге игълан итте

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Россия мәгариф министрлыгы  хәбәр иткәнчә,  НТВ телекомпаниясе   ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар (алга таба-балалар   7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар) өчен «Син супер!»дигән бәйге игълан итте. Проектта катнашучыларны сайлап алу берничә этаптан торачак. Әлеге проектта катнашучы балаларның һәм аларны озатып йөрүче затларның яшәү, туклану һәм йөрүен тәэмин итү чыгымнары оештыручылар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучылар ерактан торып кастинг вакытында сайлап алыначак. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Юл йөрү, балалар яшәү һәм туклану чыгымнарын һәм аларны озатып йөрүчеләрне НТВ телеканалы үз өстенә ала. Уку елы вакытында балалар белән гомуми белем бирү программасы буенча дәресләр оештырылды. Проектта психологлар һәм медицина персоналы да катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International