Кешеләр табибка берьюлы берничә тапкыр языла башлаган

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләренә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Һәр табибның үз расписаниесе бар. Шуңа карап, уңайлы вакытны сайлап, кешеләр бер үк табибка берничә көнгә берьюлы языла башлаган. Шул рәвешле, башкаларга язылу мөмкинлеген чиклиләр алар. Шунлыктан, якын арада бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International