Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советы һәм муниципаль районның эш бирүчеләре белән социаль партнерлык кысаларында 2020-2022 елларга үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.
Оешма- предприятие хезмәткәрләренең спартакиадасы 5 гыйнвар көненә билгеләнде. Спартакиадага җыелу иртәнге 9 сәгатьтә Нөркә урманындагы чаңгы базасында. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» бәйгесе үткәрде. Җиңүчеләр арасында Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бар.
.png)
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, Актаныш муниципаль районының Актаныш авылы башкарма комитеты боерык бирә.

Семинар кайсы гына хуҗалыкта оештырылса да, җәмгыятьләрнең итәк-җиңнәре җыелган. “Нигез” хуҗалыгының исә итәк тә, җиң дә даими сызганулы дигән фикер туды. Юк, биредә бу семинарга махсус әзерләнмәгәннәр. Биредәге тәртип инде күптәннән дәвам итә.
Бүген “Нигез” хуҗалыгында чираттагы районкүләм семинар үтте. Иң ныклы җәмгыятьләрнең берсе булып саналган хуҗалык белән Дамир Җәлилов җитәкчелек итә. “Нигез”нең һәр тармагында бүген яңарышка омтылыш тоемлана: эшли беләләр биредә.
.jpg)
Бүген Актанышның үзәк чыршысы утларын кабызды. Бу инде районыбыз Яңа елны каршы алырга рәсми төстә әзер дигән сүз.

Актаныш районында фән олимпиадаларының муниципаль этабы 8 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр аралыкта дәвам итте. 31 фән буенча гамәлгә куелган олимпиадаларда район мәктәпләреннән 2 485 укучы белемнәрен сынады. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 300гә күбрәк булуы белән игътибарга лаек.

Президентның Чыршы бәйрәмендә Актаныш районыннан уку алдынгысы булган 37 бала катнашты.
.jpg)
Аларны өч укытучы, шәфкать туташы һәм ДАИ хезмәткәре озата барды.
Бүген, 25 декабрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
.jpg)