ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

"РОСТАР" җәмгыяте директоры Сергей Михайлович Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашып, Актаныш агрегат заводының икътисадый үсеш планы, яңа детальләр җитештерү, заводны кадрлар белән тәэмин итү буенча фикер алышты. Сөйләшүдә Актаныш агрегат заводы директоры Николай Сергеевич Ключников, заводның башкарма директоры Артем Егоров үз эшчәнлекләре белән таныштырып, икътисадый үсеш, җитештерү мөмкинлекләре буенча отышлы проектларны тәкъдим иттеләр.

 

Чаллы "Кванториум" балалар технопаркы җитәкче Юлия Фукина Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары белән очрашты. Сөйләшүдә Актаныш технология базасында “Кванториум” технопаркы төзү, җиһазландыру һәм техник иҗатка сәләтле балалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралды. “Агротех” укыту-гамәли үзәге авыл хуҗалыгы тармагында эшләү һәм кадрлар әзерләү өчен яңача эшләү алымнары тәкъдим итә. Иҗат-күргәзмә мәйданчыкларда эшләп, балалар үзләре дә фәнни яңалыкларны өйрәнә, үзләренә ачыш ясау, яңа проектлар эшләү өчен дә заманча матди-техник базада бар  мөмкинлекләр тудырылачак.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

"ТР Инвестиция-венчур фонды" коммерцияле булмаган оешма директоры -

ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Тәүфыйк улы Әйделдинов бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән килде.

Айнур Әйделдинов "Батыр" спорт комплексында өстәл теннисы буенча узучы дәрес-күнекмәләр барышы белән танышканнан соң, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм өстәл теннисы буенча тренер Булат Солтанов белән түгәрәк өстәл артында районда әлеге спорт төрен үстерү буенча фикерләште.

Актаныштагы җитештерү-сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышып, сәнәгать паркында һәм Актаныш агрегат заводында булды.

Актанышның район Советы бинасындагы киңәшмәләр залында Артур Тәүфыйк улы район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, район эшмәкәрләре белән очрашты. Инвестиция-венчур фондындагы үзгәрешләр, яңалыклар белән танышты, эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирде.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә

- иртән һәм көндез көнбатыштан көчле җил, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин;

- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавыкта:

Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.

Машина йөртүчеләргә:

Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Беренчелекне яулаган оешма җитәкчеләренә кубоклар тапшырылды, җиңүчеләр өчлегенә кергән җәмгыятьләр дипломнар белән хөрмәтләнде.


25
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Минтимер Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында көрәш буенча төбәкара турнир җиңүчеләре.


24
апрель, 2021 ел
шимбә

Актанышта Рамил хәзрәт Юныс катнашында җитәкчеләр өчен ифтар узды.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Актаныш районында республиканың көрәш тарихындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы татар-башкорт милли көрәш турниры старт алды.

Бүген Актаныш районында да җирле үзидарәләр көнен билгеләп үттеләр. Анда җирле үзидарәләр башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырулы иде. Район башлы Энгель Фәттахов барлык җирле үзидарә хезмәткәрләрен котлап, изге теләкләрен җиткерде.

“Созвездие-Йолдызлык” XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең җиңүчеләре арасында Актаныш районы “йолдызчыклары”ның да булуы аеруча сөенечле. Алар кичә гала-концертта катнашып, бүләкләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International