"Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында Актаныш "йолдызчыклары" бүләкләнде

2021 елның 23 апреле, җомга

 22 апрель көнне “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты тәмамланды. Быел җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы ике көн дәвам итә, аның икенче гала-концерты 6 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.


Елдан-ел “йолдызлы” хәрәкәт арта бара. Шулай итеп, гала-концертта тамашачылар үзенчәлекле костюмнар, искиткеч хореография һәм барлык танылган хитларның гадәти булмаган башкарылуын күрделәр.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында уза. Шуңа күрә сәхнәдән рус, татар, украин, француз телләрендәге композицияләр һәм хәтта ивритта да ишетелергә мөмкин иде.


Бу кичкә берәү дә бүләксез китмәде, ә җиңүчеләр кубок, диплом, медаль, “Татнефть” компаниясеннән премия һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан махсус стипендиясен алды. Аларның педагоглары Мәдәният министрлыгыннан грантка ия булдылар.


“Созвездие-Йолдызлык” XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең җиңүчеләре арасында Актаныш районы “йолдызчыклары”ның да булуы аеруча сөенечле. Алар кичә гала-концертта катнашып, бүләкләргә ия булдылар.


БЕЗНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘР: "Вокал ансамбльләр" номинациясенең кече төркемендә Актаныш районының " Тамчы "халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Мостафина Лилия Ревал кызы) дәрәҗәле икенче урынны яулады.


“”Вокал ансамбльләр” номинациясенең урта төркемендә Актаныш районының "Умырзая" үрнәк вокаль ансамбле (җитәкчесе Хаҗиева Рәзидә Индус кызы) лаеклы төстә икенче урынга ия булды.


"Конферанс" номинациясенең урта төркемендә (кече. төркем) өченче урын иясе – Актаныш районы Чуракай мәктәбе укучысы Таңсылу Сәлахова. (Җитәкчесе Р.З. Сәлахов). Тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International