ИКЪТИСАДЫЙ БАГЛАНЫШЛАР: "РОСТАР" ҖӘМГЫЯТЕ ДИРЕКТОРЫ СЕРГЕЙ КЛЮЧНИКОВ АКТАНЫШТА

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

"РОСТАР" җәмгыяте директоры Сергей Михайлович Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашып, Актаныш агрегат заводының икътисадый үсеш планы, яңа детальләр җитештерү, заводны кадрлар белән тәэмин итү буенча фикер алышты. Сөйләшүдә Актаныш агрегат заводы директоры Николай Сергеевич Ключников, заводның башкарма директоры Артем Егоров үз эшчәнлекләре белән таныштырып, икътисадый үсеш, җитештерү мөмкинлекләре буенча отышлы проектларны тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International