Чаллы "Кванториум" балалар технопаркы җитәкче Юлия Фукина Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары белән очрашты. Сөйләшүдә Актаныш технология базасында “Кванториум” технопаркы төзү, җиһазландыру һәм техник иҗатка сәләтле балалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралды. “Агротех” укыту-гамәли үзәге авыл хуҗалыгы тармагында эшләү һәм кадрлар әзерләү өчен яңача эшләү алымнары тәкъдим итә. Иҗат-күргәзмә мәйданчыкларда эшләп, балалар үзләре дә фәнни яңалыкларны өйрәнә, үзләренә ачыш ясау, яңа проектлар эшләү өчен дә заманча матди-техник базада бар мөмкинлекләр тудырылачак.