Хөрмәтле райондашлар! Сезне «Үлемсез полк» виртуаль йөрешендә катнашырга чакырабыз. Теркәлү 2021 елның 7 маена кадәр дәвам итәчәк.
2021 елның 9 маенда 15.00 сәгатьтә җирле вакыт буенча Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» онлайн-йөреше узачак. Ветераннарның фотосурәтләре трансляциягә кертелсен һәм виртуаль йөрештә катнашсын өчен, 2021 елның 7 маена кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында гариза бирергә кирәк. Проектта шулай ук Одноклассники һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә «Хәтер банкы» ресурсы һәм «Үлемсез полк» мини-кушымталары аша да катнашырга мөмкин – алар әлеге социаль челтәрләрнең кушымталары бүлегендә дә ачык.
Ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе быел да актив төстә старт алды, аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра. 22 июньгә кадәр сез дә акциядә катнаша һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә аласыз. Моның өчен партнер-кибетләрдә, интернет-ресурсларда, шулай ук волонтерлардан «Кызыл канәфер» кәгазь яки металл значок сатып алу кирәк. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 5 маенда. 2021 елның 5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-18 м/с тизлектә көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты – язгы кыр эшләренең барышы һәм республика кырларындагы оператив вәзгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар озатып йөрделәр.
Эш сәфәрен, иң элек, Марат Азат улы тарихи истәлекле урын - Татарстанның Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, “Бабайда кунакта” паркы, Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йорт белән танышудан башлады. Җиңү бәйрәме алдыннан Актанышка кылынган эш сәфәре тарихи әһәмияткә дә ия иде.
Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Байсар авыл җирлеге территориясендә бүген «Джип Спринт 116» внедорожникларының язгы ярышлары уза.
Актаныш районында "Карга боткасы" бәйрәме узды.
Борынгы заманнарда халык язны үз канатлары очларында каргалар алып килә, дип санаган. Шуңа күрә, кар эри башлауга һәм беренче чишмәләр барлыкка килүгә, каргалар килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырыла. Традиция буенча, Актанышта “Карга боткасы” бәйрәме бүген - 1 май көнне “Бүләк” урманы аланында узды. Балалар бик теләп спорт ярышларында көч сынаштылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмдә олысы, кечесе - барысы да бергә ботка белән сыйландылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр.
Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз кунаклары! Актаныш муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-төнлә көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.;
-көндез һәм кич (6 сәгатьтән) 22 сәгатькә кадәр. урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
«АКТАНЫШ» ЯКТАШЛАР ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТЫ
Хөрмәтле милләттәшләр! Хөрмәтле замандашлар! Концертны тулысынча әлеге сылтама аша кереп карый аласыз.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
07 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 29 апрелендә
2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле көнбатыш җиле 15-18 м/с тизлектә көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тарту.
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк тормозлардан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.