«Үлемсез полк» онлайн-йөрешендә катнашу өчен теркәлү дәвам итә

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне  «Үлемсез полк» виртуаль йөрешендә катнашырга чакырабыз. Теркәлү 2021 елның 7 маена кадәр дәвам итәчәк.

2021 елның 9 маенда 15.00 сәгатьтә җирле вакыт буенча Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» онлайн-йөреше узачак. Ветераннарның фотосурәтләре трансляциягә кертелсен һәм виртуаль йөрештә катнашсын өчен, 2021 елның 7 маена кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында гариза бирергә кирәк. Проектта шулай ук Одноклассники һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә «Хәтер банкы» ресурсы һәм «Үлемсез полк» мини-кушымталары аша да катнашырга мөмкин – алар әлеге социаль челтәрләрнең кушымталары бүлегендә дә ачык.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акциядә катнашучылар геройның «Үлемсез полк» сафына үтү вакыты турында алдан хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International