ТР АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЫ МАРАТ ҖӘББАРОВНЫҢ АКТАНЫШКА ЭШ СӘФӘРЕ ТАРИХИ ӘҺӘМИЯТКӘ ДӘ ИЯ ИДЕ

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш  районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты – язгы кыр  эшләренең барышы һәм республика кырларындагы оператив вәзгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар озатып йөрделәр.

Эш сәфәрен, иң элек, Марат Азат улы тарихи истәлекле урын - Татарстанның Беренче Президенты,  Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, “Бабайда кунакта” паркы, Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йорт белән танышудан башлады. Җиңү бәйрәме алдыннан Актанышка кылынган эш сәфәре тарихи әһәмияткә дә ия иде.

Минтимер аганың әтисе Шәрип абыйны 1929 елда “8 Март” хуҗалыгы рәисе итеп халык сайлап куйганнан соң, ул идарә итүдә үзен зирәк җитәкче буларак таныта. Сугыштан яраланып кайткач та, аны 1942 елда хуҗалыкка рәисе итеп кабат сайлап куялар. Аның сугыш елларында да халыкны бергә туплап, ил өчен дә, фронт өчен дә куелган хезмәте һәм авыл халкының да мәнфәгатьләрен кайгыртып, тыл тормышын да көйләп алып баруы, үз үрнәгендә тәрбияләп үстергән улы Минтимере аша аны бар дөньяга танытты.

Нур Баян исемендәге хуҗалык һәм “Әнәк” агрофирмасы Шәрип ага җитәкләгән хуҗалыкның дәвамчылары бүген. Сәфәр барышында Марат Азат улы Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов һәм “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев белән дә очрашып сөйләште. Аларның бүгенге көндә төп базаны саклаган хәлдә яңа технологияләр кертеп эшләүләрен, республика, федераль программаларда  катнашып, тотрыклы икътисадый үсешләрен уңай бәяләп, алар мисалында районның бар хуҗалыклары эшчәнлегенә югары бәясен бирде министр.

Актаныш районы - авыл хуҗалыгында инвесторларсыз үз эшчәнлеген, җитәкчеләр корпусын  саклап калган һәм ныклы базада заман яңалыкларын фәнни нигездә кулланып тотрыклы үсешкә эшләүче район. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашып сөйләшүдә дә район эшчәнлегенә югары бәя биреп, Марат Азат улы, Актаныш киләчәктә дә республиканы әйдәп баручы алдынгы районнарның да алдынгысы булсын, дигән фикерен белдерде.

 

Эш сәфәре барышында министр Марат Җәббаров “Әнәк” агрофирмасы, Актаныш сөт комбинаты, Актаныш технология техникумы эшчәнлеге белән танышты. “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары, “Башак”, “Нигез” хуҗалыгы кырларындагы көзге уҗымнар сакланышы һәм язгы чәчү барышы белән танышты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Актаныш районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, кырда ук хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов язгы кыр эшләренә тоткарлыксыз кереп китүдә, һәр елдагыча, республика ярдәмнәренең максатчан һәм тоткарлыксыз күрсәтелүенең йогынтысы зур булуын билгеләп үтте, шәхсән үзе һәм җитәкчеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, министр Марат Җәббаровка рәхмәт белдерде. Язгы чәчү өчен ашлама( районда бер гектар тәэсир итү көчендә 85 килограммнан артык ашлама тупланды), ягулык алуда республика булышлык күрсәтте, бар сораулар да вакытында хәл ителде. Бүген районда язгы чәчү 40 процент мәйданда башкарылды.

Сөйләшү барышында министр Марат Азат улы да республикада авыл хуҗалыгы үсеше өчен мөмкинлекләр зур булуын билгеләп үтте. Россиянең алдынгы төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелүче ярдәм суммасы 4(!) тапкырга артык! Иң мөһиме, нәтиҗәгә эшли белү кирәк, дип ассызыклады министр. Энгель Нәвап улының: "Игенчелекне үстерә баруыбыз, терлекчелек үсешенә дә йогынты ясый. Яңа терлекчелек комплекслары төзелә. Җәй тәүлегенә 235 тонна сөт савуга чыгу бурычы куябыз үзебезгә,"- дигән фикерен Марат Азат улы хуплап кабул итте, һәр башлангычта уңышка ирешәсез, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International