Актаныш районында "Карга боткасы" бәйрәме узды.
Борынгы заманнарда халык язны үз канатлары очларында каргалар алып килә, дип санаган. Шуңа күрә, кар эри башлауга һәм беренче чишмәләр барлыкка килүгә, каргалар килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырыла. Традиция буенча, Актанышта “Карга боткасы” бәйрәме бүген - 1 май көнне “Бүләк” урманы аланында узды. Балалар бик теләп спорт ярышларында көч сынаштылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмдә олысы, кечесе - барысы да бергә ботка белән сыйландылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр.