Татарстанның Актаныш районында «Джип Спринт 116» внедорожниклар ярышы уза

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Байсар авыл җирлеге территориясендә бүген «Джип Спринт 116» внедорожникларының язгы ярышлары уза.

Ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләп, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әлеге ярышларның район өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

«КамаТрансНефть» ҖЧҖ (Чаллы) генераль директоры Рәдис Хашимов Актаныш районының Иске Байсар авылында туган, аның инициативасы буенча әлеге ярышлар ел да оештырыла. Хәзер инде «Джип Спринт 116» юлчыларының язгы ярышлары зур популярлык казанды.

 

Тамаша һәм мавыктыргыч спорт бәйрәменә җыелучылар алдында Актаныш районының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

 

«Джип спринт 116» да катнашучылар «стандарт», «модификацияләнгән стандарт» һәм «спорт»классларында ярышалар. Пилотларга бугралар, спусклар һәм күтәрелешләр, су киртәләре, пычрак участоклар, зур тизлектә әйләнү куркынычы булган урыннар аша узасы. Трассада лидерлар гел үзгәреп тора, ярышлар киеренке бара, ә җиңү өчен көрәш – компромисссыз.

Барлык катнашучыларга уңышлар һәм ярыш дәрте, бәйрәм кәефе телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International