Яшәешен узган гасырның 80нче елларында туктаткан авылның моңа кадәр бердән-бер истәлеге булып зират сакланса, бүген Бишкүмәч нигезендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә һәйкәл калкып чыкты. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге моңсу бәйрәм тантанасы бишкүмәчлеләрне бергә туплады, исеме генә калган авыл урамнарында яланаяк йөгереп үскән тулы бер буын вәкилен очраштырды ул.
.jpg)
Актаныш гимназиясенең 2020-2021 уку елы буенча "Алдынгыларны хөрмәтләү" тантанасыннан безнең фотомизгелләр.
Әлеге тантанада фән олимпиадаларында призлы урыннар һәм җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә, проект эшләрендә уңышка ирешкән 171 укучы һәм ел дәвамында алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән 24 укытучы бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ АРХИВ: АКТАНЫШ РАЙОНЫНЫҢ ОЕШМА-ПРЕДПРИЯТИЕ, УКУ-УКЫТУ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ ҮЗЕШЧӘННӘРЕНЕҢ СМОТР-КОНКУРСЫНЫҢ ГАЛА-КОНЦЕРТЫ.
БЕЗНЕҢ АРХИВ: АКТАНЫШ РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕ ҮЗЕШЧӘННӘРЕНЕҢ СМОТР КОНЦЕРТЫ.
БЕЗНЕҢ АРХИВ: АКТАНЫШ ХАКИМИЯТЕ, АКТАНЫШНЫҢ 1 НЧЕ ҺӘМ 2 НЧЕ МӘКТӘПЛӘРЕ ҮЗЕШЧӘННӘРЕНЕҢ СМОТР КОНЦЕРТЫ.
Түбән Карач авылында сугышка китеп вафат булган 28 солдат-яугир истәлегенә 28 төп чыршы үсентесе утыртылды. Өмәдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә, Яңа Кормаш авылыннан Шәехов Дамир, Корбанов Ирек, Гыйльметдинов Әбелфатихка үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.
Актаныш районы җирлекләрендә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче 13 тыл ветераны (икесе Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары) район хакимияте әзерләгән күчтәнәч капларын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды.
.jpg)
Актанышның икенче санлы мәктәбендә белем алучы Зилә Әбүдәрова – тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча үткән олимпиаданың Бөтенроссия этабында катнашу хокукы алган укучы. Катнашу үзе бер куаныч булса, әлеге олимпиададан “призер” титулы белән кайту әйтеп бетергесез зур горурлык аның өчен. Хәер, бөтен Актаныш районы өчен дәрәҗә бу, олимпиада хәрәкәтендә чарлана барган укучылар өчен үрнәк алырлык өлге дә, макталырлык нәтиҗә дә әлеге күрсәткеч.
.jpg)
1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенәүзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә