Түбән Карач авылында һәйкәл ачылудан безнең фотомизгелләр.
Казаннан килгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин көн дәвамында актанышлылар белән аралашты. Җәмигъ мәчетендә җомга намазында, Актанышның 2 мәктәбендә һәм Актаныш гимназиясендә, районның үзәк стадионында вәгазь сөйләде.
Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укылганнан соң, ифтар "Батыр" спорткомплексында табын артында дәвам итте.
Бүген Актаныш районына Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килде. Йосыф хәзрәт, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, укучыларга бик тә үтемле вәгазь сөйләде.
.jpg)
Бүгенге көндә Актаныш районының тугыз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары гомер кичерә.
.jpg)
7 май көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларның тормыш иптәшләре белән очрашты. Сафлары сирәгәйгән ил улларына Энгель Нәвап улы ТР Президенты тәбрикләмәсен, үзенең шәхси котлау открыткасын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бүләк-күчтәнәч җыелмаларын тапшырды. Аларның тормыш иптәшләре хөрмәт һәм рәхмәт билгесен чагылдырган чәчәк гөлләмәләренә ия булды.
.jpg)
Бүген, 6 май көнне, Актаныш районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Әлфия Гомәр кызы үзенең эш сәфәре вакытында Актанышта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев һәм Олыимәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гавис Шәкүровның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белде, тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләре белән танышты. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, канәфер чәчәкләре һәм бәйрәм күчтәнәче тапшырды.
Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районга эшлекле сәфәр белән килде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә гимназиядә алар ачык дәрес - Парламент дәресе үткәрделәр.
Актаныш гимназиясендә узган Парламент дәресендә РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы укучыларга Рәсәйдәге идарә итү системасы, кануннарның үтәлеше, сәяси-иҗтимагый багланышлар хакында сөйләде. Үз эшчәнлегеннән, эш тәҗрибәсеннән чыгып мисаллар китерде. Укучыларның бүгенге көндәге актуаль сорауларны депутатка кыю җиткерә белүләренә рәхмәт белдерде. "Сезгә югары дәрәҗәдә белем бирелгәне күренеп тора, яшьләргә тудырылган мөмкинлекләрдән кыю һәм актив файдаланыгыз, тормышта үз юлыгызны таба белегез һәм илнең патриотлары булыгыз", - диде Әлфия Гомәр кызы.
Дәрес ахырында Әлфия Когогина укучыларның сорауларына җавап бирде, илдәге вәзгыять, эчке һәм тышкы багланышлар буенча да фикерләрен белдерде.
Билгеле, моны һәр кеше табиб белән сөйләшеп үзе хәл итәргә тиеш. Шулай да коронавирус афәтеннән саклану өчен иммунитет кирәк. Ковид белән әлегә кадәр авырмау - уңыш, әммаул озакка бармаска мөмкин. Риск төркемендә булган кешеләргә аеруча прививка ясатырга кирәк.
.jpg)
Актаныш районы территориясендәге юлларда төзекләндерү эшләре дәвам итә. “Татавтодор” җәмгыяте хезмәткәрләре бүген Актаныш – Киров юнәлешендә чокыр ремонты башкара.
.jpg)
Хөрмәтлегражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәмәйләнә-тирәмохитнекүзәтүидарәсемәгълүматларыбуенчаметеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.