РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актаныш гимназиясендә Парламент дәресе үткәрде

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районга эшлекле сәфәр белән килде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә гимназиядә алар ачык дәрес - Парламент дәресе үткәрделәр.

Актаныш гимназиясендә узган Парламент дәресендә РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы укучыларга Рәсәйдәге идарә итү системасы, кануннарның үтәлеше, сәяси-иҗтимагый багланышлар хакында сөйләде. Үз эшчәнлегеннән, эш тәҗрибәсеннән чыгып мисаллар китерде. Укучыларның бүгенге көндәге актуаль сорауларны депутатка кыю җиткерә белүләренә рәхмәт белдерде. "Сезгә югары дәрәҗәдә белем бирелгәне күренеп тора, яшьләргә тудырылган мөмкинлекләрдән кыю һәм актив файдаланыгыз, тормышта үз юлыгызны таба белегез һәм илнең патриотлары булыгыз", - диде Әлфия Гомәр кызы.

Дәрес ахырында Әлфия Когогина укучыларның сорауларына җавап бирде, илдәге вәзгыять, эчке һәм тышкы багланышлар буенча да фикерләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International