Бүген, 6 май көнне, Актаныш районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Әлфия Гомәр кызы үзенең эш сәфәре вакытында Актанышта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев һәм Олыимәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гавис Шәкүровның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белде, тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләре белән танышты. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, канәфер чәчәкләре һәм бәйрәм күчтәнәче тапшырды.