Бүгенге көндә Актаныш районының тугыз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары гомер кичерә. Авыр сугыш елларының тере тарихлары Актаныш, Кәзкәй, Яңа Богады, Югары Яхшый, Олыимән, Түке, Күҗәкә, Татар Суыксуы, Татар Ямалысы авылларының зур горурлыгы.
Районыбызның иң өлкән сугыш ветераны Түке авыл җирлегендә яши – Миңлегали Сираҗи улы Галиев агымдагы елның октябрь аенда 98 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алачак. Бүген, кызганычка каршы, Миңлегали ага район башлыгы котлауларын туган авылында шәхсән үзе кабул итә алмады, ул балалары тәрбиясендә шәһәрдә яши.
Шунысы да игътибарга лаек, Актаныш районында сугыш елларында хәрби хезмәт бурычын үтәгән хатын-кыз да бар. Ул – Күҗәкә авылында гомер кичерүче Нурфика Абдуллина. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган Нурфика апа 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш чорында ул Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. "Германияне җиңгән өчен" һәм башка күп кенә медальләр, билгеләр белән бүләкләнә. 1949 елның 20 июлендә демобилизацияләнә.
Ә менә райондагы иң “яшь” сугыш ветеранына - Югары Яхшый авылында яшәүче Гомәр Әхмәдуллинга быел сентябрьдә 94 яшь тулачак.
Бөек Ватан сугышы ветераннары – безнең өчен иң кадерле буын! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 76 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Без бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!