Билгеле, моны һәр кеше табиб белән сөйләшеп үзе хәл итәргә тиеш. Шулай да коронавирус афәтеннән саклану өчен иммунитет кирәк. Ковид белән әлегә кадәр авырмау - уңыш, әммаул озакка бармаска мөмкин. Риск төркемендә булган кешеләргә аеруча прививка ясатырга кирәк.
Вакцинаны 18 яшьтән башлап барлык теләүчеләргә дә ясыйлар. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм хроник авырулар булган кешеләр вакциналаштырыла. Процедура алдыннан табиб-терапевт тикшерүе үтәргә һәм аның рөхсәтен алырга кирәк. Прививкалар турында мәгълүмат РФ субъектларының бердәм регистрына кертелә.
Мәгүлум булганча, вакцинаны ике этапта кертәләр. Башта бер компонент, аннан - икенчесе. Процедура берничә секундта башкарыла. Аннары табиблар кешеләрнең торышын күзәтәләр. Һәр организм вакцинага төрлечә реакция ясый. Кайберләрендә антитәнчекләр симптомнарсыз эшләнә, кайберләрендә температура һәм баш авыртуы күзәтелә. Монда куркырлык нәрсә юк, организм прививкага шул рәвешле реакциядә була, дип ышандыра табиблар.
Бүген район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров Актанышның үзәк хастаханәсендә коронавирустан прививка ясатты. Билгеләнгән вакыт үткәннән соң аны кабат вакцинация көтә.
.jpg)
“Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе май ахырларында булырга тиеш. Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк”, — диде Альберт Мирхәт улы.