Актаныш районының Бишкүмәч авылы менә инде 40 елдан артык халык күңелендә генә яши: 1816 елда нигез салынып, 164 ел дәвамында гөрләп яшәгән авыл үзе картада юк...

Яшәешен узган гасырның 80нче елларында туктаткан авылның моңа кадәр бердән-бер истәлеге булып зират сакланса, бүген Бишкүмәч нигезендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә һәйкәл калкып чыкты. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге моңсу бәйрәм тантанасы бишкүмәчлеләрне бергә туплады, исеме генә калган авыл урамнарында яланаяк йөгереп үскән тулы бер буын вәкилен очраштырды ул.
Һәйкәл Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75нче язын каршылаганда ачылырга планлаштырылган булса да, пандемияле вәзгыять әлеге изге гамәлне төгәл бер елга кичектерде. Шулай да, соңарып булса да, Бишкүмәч халкы тарихи тамырларын барлап, Ватан өчен, киләчәк буын өчен башларын салган бабаларының исемнәрен мәңгеләштерде.
.jpg)
Шунысы игътибарга лаек, һәйкәл торгызу яшәеш тамырларын Олыимән авылында җибәргән бишкүмәчлеләр инициативасы белән тормышка ашырылган. Яугирләрнең исемнәре Олыимән авылы халкының үзара салым акчаларына мәңгеләштерелгән, әлбәттә, әлеге саваплы гамәлгә читтә гомер кичерүче авылдашлар да кушылган.
Бүген туган нигезләрен - Бишкүмәч авылын күңел түрләрендә йөрткән авылдашлар шушы һәйкәл янына җыелып, тарих битләрен барлады, читән коймалары белән җанга уелып калган авыл урамнарын “йөгереп” үтте, сугышта һәлак булган авылдашларының рухына дога укыды. Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмаган алар өчен – хәтер дигәннәре гасырдан артык тарихка ия авылны кат-кат урады, авылсыз калган авылдашлар, гүя, бер генә мизгелгә булса да, кендек каннары тамган туган нигезләренә аяк басты...
.jpg)
Һәйкәлдәге кызыл тасманы Бишкүмәч авылының иң өлкән кешеләре, хөрмәткә лаек затлар кисте. “Таш хәтер” янында бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, чараның изге Рамазан аена туры килүе дә асыл мәгънәгә ия иде.
Авыл үзе булмаса да, бүген аны хәтер яшәтә. Хәтер исә һәйкәлләр булып сафка баса....