Бөек Җиңүгә – 76 ел! Шактый гына еллар узса да, сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән кайгысы хәтерләрдән җуелмый. Аеруча өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул.
Актаныш районы җирлекләрендә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче 13 тыл ветераны (икесе Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары) район хакимияте әзерләгән күчтәнәч капларын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды.
“Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла - Бөек Ватан сугышы берләштергән. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез. Бүген без сезгә утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә. Сез - җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез. Сезгә нык сәламәтлек телим”,- диде җирлек башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы, күчтәнәчләрне тапшырган мәлдә.