Актаныш гимназиясенең 2020-2021 уку елы буенча "Алдынгыларны хөрмәтләү" тантанасыннан безнең фотомизгелләр.
Әлеге тантанада фән олимпиадаларында призлы урыннар һәм җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә, проект эшләрендә уңышка ирешкән 171 укучы һәм ел дәвамында алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән 24 укытучы бүләкләнде.