ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Актаныш районы кызы Зилә Әбүдәрова - Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының призеры!

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Җиңү юлының мәктәп елларыннан башлануын олимпиадада катнашучы укучылар аеруча яхшы аңлый. Фән олимпиадалары бер яктан укучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау, аларның сәләтләрен тагын да ныграк ачу мөмкинлеге бирсә, икенче яктан шәхсән укучы өчен олимпиада хәрәкәте киләчәккә таба үз көче белән ярган юл башы да ул.


Быел да олимпиадаларның муниципаль этабында җиңү яулаган Актаныш районы укучылары Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында катнашып, үзләрен сынау мөмкинлеге алды.


Актанышның икенче санлы мәктәбендә белем алучы Зилә Әбүдәрова – тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча үткән олимпиаданың Бөтенроссия этабында катнашу хокукы алган укучы. Катнашу үзе бер куаныч булса, әлеге олимпиададан “призер” титулы белән кайту әйтеп бетергесез зур горурлык аның өчен. Хәер, бөтен Актаныш районы өчен дәрәҗә бу, олимпиада хәрәкәтендә чарлана барган укучылар өчен үрнәк алырлык өлге дә, макталырлык нәтиҗә дә әлеге күрсәткеч.

Быел XI сыйныфны тәмамлаячак Зилә Әбүдәрова өчен әлеге җиңү – аның олимпиада “багажы”ндагы иң югары күрсәткече. Еллар дәвамында системага салынган әзерлекнең, укытучы белән укучы тандемының уртак нәтиҗәсе бу.

Тормыш иминлеге нигезләре фәне, русчалатып әйткәндә ОБЖ, элек-электән егетләр фәне буларак күз алланып килде. Баксаң, кызларыбыз тормыш иминлеге нигезләрен егетләрдән дә яхшырак үзләштерергә сәләтле икән. Зилә Әбүдәрова – моның ачык мисалы.

IX сыйныфка кадәр Теләкәй мәктәбендә белем ала Зилә. ТИН фәне укытучысы Рәмзил Әхмәтов аны беренче тапкыр җиденче сыйныфта вакытта әлеге предмет буенча олимпиадада катнашырга чакыра.

Моңа кадәр дә муниципаль этапта көчле укучылар белән катнашкан остаз ялгышмый – кыз бала булуына карамастан, Зилә олимпиаданың район этабында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Нәтиҗәләренә өстәп, башка мәктәп кызларына үзенең үрнәген дә күрсәтә ул. VIII сыйныфлар арасында ТИН фәне олимпиаданың муниципаль этабында Зилә Әбүдәрова бердән-бер кыз бала буларак катнашса, алга таба инде көндәшләре арасында кызлар күбрәк күренә башлый. Тормыш иминлеге нигезләрен башка мәктәптәге кызлар да тирәнрәк өйрәнергә тотына, егетләр белән бер сафка баса алар.

Алга таба укуын Зилә аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш мәктәбендә дәвам итә. Авыл мәктәбендә укыганда ук олимпиада хәрәкәтендә “колачлап йөзгән” тырыш укучы район үзәгендәге мәктәптә дә сынатмый – алдынгы укучылар сафына баса ул, ел саен төрле фән олимпиадаларында үз белемнәрен чарлый, ныгыта. Тормыш иминлеге нигезләре серләренә хәзер инде Зиләне Раил Яманов өйрәтә башлый.

Тырыш укучы берьюлы берничә олимпиадада катнашырга вакытын да, тырышлыгын да кызганмый, ТИН фәнен тагын да зуррак кызыксыну белән өйрәнә башлый ул.

Мисал өчен, быелгы уку елында Зилә дистәдән артык олимпиаданың муниципаль этабында катнашкан, аларда яуланган җиңүләр нәтиҗәсендә дүрт олимпиаданың Республикакүләм этабына үткән, рус теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча Татарстан күләмендә призер булып танылган. Һәм, әлбәттә, тормыш иминлеге нигезләре буенча Республикакүләм этапта җиңү яулаган.

Быел тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Идел буе федераль округы башкаласында - Түбән Новгород шәһәрендә гамәлләштерелде. Бер атна дәвамында составында Актаныш кызы Зилә дә булган Татарстан командасы җиңү өчен көрәште. Олимпиаданың финалында 69 регионнан 217 укучы катнашуын исәпкә алсак, чыннан да, шушы этапка җитү үзе генә дә зур батырлык кебек тоелыр күпләргә. XI сыйныф укучылары арасында үзара 87 укучы көч сынаша.

Олимпиада нәтиҗәләре Зилә өчен дә, аның остазлары өчен дә көткәннән дә уңышлырак булып чыга. Актаныш районы кызы Зилә Әбүдәрова - Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының призеры!

Укучысының уңышларына ихлас сөенгән остаз Раил Рамил улы искәрткәнчә, тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча мондый югары нәтиҗәнең булганы булмаган! Системалы әзерлек, куйган максатка ирешү теләгенең көчле булуы нәтиҗәсендә Зилә егетләрнең дә “борынына чиертте” дигән сүз бу.


Сүз уңаеннан, 23 укучыдан торган Татарстан командасының нәтиҗәләре дә күпләргә үрнәк итеп куярлык: бер абсолют җиңүче һәм 19 призер!


Олимпиаданың Бөтенроссия этабыннан призер статусында кайтуын Зилә Әбүдәрова зур җиңү дип исәпли. “Авыл мәктәбендә белем алган укучылар да, тырыш һәм үҗәт булсалар, Россия күләмендә уңышка ирешә ала. Бары тик үз-үзеңә ышанырга, укытучылар биргән белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдаланырга, ялкауланмаска, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк!”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International