Актанышлыларны "Кызыл канәфер" акциясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе быел да актив төстә старт алды, аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра. 22 июньгә кадәр сез дә акциядә катнаша һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә аласыз. Моның өчен  партнер-кибетләрдә, интернет-ресурсларда, шулай ук волонтерлардан «Кызыл канәфер» кәгазь яки металл значок сатып алу кирәк. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.

Биш ел эшләү дәверендә фонд 15 меңнән артык ветеранга 1,7 млрд. сумнан артык суммага ярдәм итте. «Буыннар хәтере» хәйрия фонды үз эше белән хәтерне сакларга гына түгел, ә эш-гамәлләребез белән дә ярдәм итәргә   чакыра. Без дә акциягә актив кушылыйк һәм ветераннарга бергәләп ярдәм итик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International