"ТР Инвестиция-венчур фонды" коммерцияле булмаган оешма директоры -
ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Тәүфыйк улы Әйделдинов бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән килде.
Айнур Әйделдинов "Батыр" спорт комплексында өстәл теннисы буенча узучы дәрес-күнекмәләр барышы белән танышканнан соң, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм өстәл теннисы буенча тренер Булат Солтанов белән түгәрәк өстәл артында районда әлеге спорт төрен үстерү буенча фикерләште.
Актаныштагы җитештерү-сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышып, сәнәгать паркында һәм Актаныш агрегат заводында булды.
Актанышның район Советы бинасындагы киңәшмәләр залында Артур Тәүфыйк улы район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, район эшмәкәрләре белән очрашты. Инвестиция-венчур фондындагы үзгәрешләр, яңалыклар белән танышты, эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирде.