Актанышта җирле үзидарә органнары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген Актаныш районында да җирле үзидарәләр көнен билгеләп үттеләр. Анда җирле үзидарәләр башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырулы иде.


Район башлы Энгель Фәттахов барлык җирле үзидарә хезмәткәрләрен котлап, изге теләкләрен җиткерде.

 

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ХӨРМӘТЛЕ: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Татар Ямалысы авыл җирлеге сәркәтибе Гыйлманова Лүзия Кандел кызы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Иске Байсар авыл җирлеге сәркәтибе
Мансурова Лилия Наҗар кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Иске Кормаш авыл җирлеге сәркәтибе
Вәлиева Дилбәр Ралиф кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте
белән бүләкләнә.

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең мактау кагәзе белән бүләкләнделәр:


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Татар Суксуы авыл җирлеге башлыгы
Хәмматуллина Гүзәлия Гыйлемгали кызы;

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Чуракай авыл җирлеге сәркәтибе
Шәехова Зәлия Мирсагит кызы;

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Киров авыл җирлеге сәркәтибе
Гайнанова Лилия Васим кызы;

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Чалманарат авыл җирлеге сәркәтибе
Локманова Гөлнара Әмирхан кызы;

Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе
Сәлимов Дилфат Зөлфәт улы;

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Актанышбаш авыл җирлеге сәркәтибе
Шәйхразиева Лилия Индус кызы;

Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Иске Сәфәр авыл җирлеге сәкрәтибе
Кыямова Ландыш Рәмдис кызы;

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Пучы авыл җирлеге сәкрәтибе
Сәрварова Лилия Рәшит кызы;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International